Arms
 
развернуть
 
423350, Республика Татарстан, с. Сарманово, ул. Терешковой, д. 6
Тел.: (85559) 5-05-07, 2-40-35 (ф.)
sarmanovsky.tat@sudrf.ru
423350, Республика Татарстан, с. Сарманово, ул. Терешковой, д. 6Тел.: (85559) 5-05-07, 2-40-35 (ф.)sarmanovsky.tat@sudrf.ru
Перенаправление на сайт по картинкеКликните сюда, чтобы посетить сайт
             80 лет Победы
 

ГРАФИК РАБОТЫ СУДА

ПОНЕДЕЛЬНИК: 08.00–17.00

ВТОРНИК: 08.00–17.00

СРЕДА: 08.00–17.00

ЧЕТВЕРГ: 08.00–17.00

ПЯТНИЦА: 08.00–15.45

ОБЕД: 12.00–12.45

В предпраздничные дни режим работы сокращается на один час

Прием граждан ведется ежедневно в течение рабочего времени суда

           В контакте
 


Отсканируй QR-код для быстрого перехода к разделу настроек Госпочты


Уважаемые граждане!
 
В связи с участившимися случаями мошенничества информируем.
Под видом сотрудников суда мошенники звонят участникам судебных процессов, сообщают информацию о предстоящих судебных заседаниях, в завершение разговора просят подтвердить свое участие, назвав код из СМС-сообщения, тем самым получая доступ к банковским картам.

Обращаем ваше внимание. Сотрудники суда в телефонном разговоре никогда не просят перейти по ссылке, сообщить код из СМС, в том числе для получения каких-либо документов через «Госуслуги», не запрашивают данные счетов, банковских карт, иную личную информацию.

В случае, если вам поступил подобный звонок, завершите разговор и перезвоните по официальному номеру телефона суда 8(85559)-5-05-07.
Пресс-служба суда.

В Сармановский районный суд Республики Татарстан требуются:

секретарь суда.

По всем вопросам обращаться по телефону 5-05-03 или 5-05-07


ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 03.02.2025
«Электрон» җинаятьләр арта бараверсия для печати
«Электрон» җинаятьләр арта бара

Район суды хезмәткәрләре өчен узган ел четерекле эшләрнең күп булуы белән истә калды.

Закон һәм без

Зөлфия Шәрипова

Җәмгыятебезнең иминлеген тәэмин итүдә, гаделлекне саклау һәм торгызуда суд хезмәткәрләренең роле бәяләп бетергесез. Узган елны район суды хезмәткәрләре нинди нәтиҗәләр белән тәмамлаган, ел алар өчен кай ягы белән истәлекле булган? Район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов белән әңгәмәбез – шул хакта.

– Ринат Рәсимович, моннан 15-20 еллар элек районда үтерү, көчләү кебек авыр җинаятьләр кылына иде. Бүгенге көндә хокук бозуларның «эчтәлеге» үзгәрдеме? Хәзер күпчелекне нинди җинаятьләр тәшкил итә?

– Район судында узган ел барлыгы 76 җинаять, 553 гражданлык, 92 административ эш каралды. Җинаять эшләренә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: соңгы елларда аңлы рәвештә үтерү, көчләү кебек авыр җинаять кылу очраклары булмады. Ләкин башка төрле авыр җинаятьләр булды. Шуларның икесенә тукталып үтәсе килә. Авыру ир-ат әнисен кыйный, соңгысы алган тән җәрәхәтләреннән вафат була. Улына карата суд тарафыннан мәҗбүри рәвештә медицина учреждениесенә дәвалануга салу турында карар чыгарылды. Икенче очрак – кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу. Бер ир-ат бергә яши торган хатын-кызның йөзенә пычак белән сыза. Алган ярадан һәм аны теккәннән соң ханымның йөзендә бик ямьсез шрам кала. Җинаятьчегә карата 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Тормышыбыз электронлаша барган саен, яңа технологияләр белән бәйле җинаятьләр арта бара. Алар арасында күпчелекне урлау тәшкил итә. Банк картасын, аннан акча урлау белән бәйле эшләр күп булды. Әйтик, бер ханым район оешмаларының берсендә гардеробта элеп калдырылган пальто кесәсеннән банк картасын урлаган, аның белән берничә кибеткә кереп, 5 мең сумга якын товар алган. Узган ел шулай ук руль артына икенче тапкыр алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар белән бәйле эшләр дә шактый булды. Законда каралган җәза бирү белән беррәттән, күбесенең машиналары конфискацияләнде. Бер эшкә аерым тукталасы килә. Авария нәтиҗәсендә гаепсез хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала, бер бөере алына, эшен югалта, икенче пассажир да шактый зыян күрә.

– Мошенниклык, белгәнебезчә, – авыр ачыла торган җинаять. Мондый җинаятьләр буенча судка килеп җитә алган эшләр булдымы.

– Мондый эшләр юк дәрәҗәсендә. Ә менә банклардан, кәрәзле элемтә операторларыннан акча счетлары, телефон номеры хуҗалары турында мәгълүмат алу буенча карарлар шактый чыгарылды. Районда миграция турындагы законны бозучылар да булды. Җәлил поселогында яшәүче бер ханым ике чит ил кешесен фиктив рәвештә, ягъни аларның әлеге фатирда яшәмәячәген белгән хәлдә пропискага керткән. Мондый хокук бозу өчен 100 мең сумнан башлап штраф каралган. Ләкин гаебен тануын, үкенүен, ике кечкенә баласы барлыгын, әлеге җинаятьнең авыр нәтиҗәләргә китермәвен искә алып, аңа шактый кимрәк күләмдә штраф салу турында карар чыгарылды. Болар арасында законсыз төстә корал, наркотик матдәләр саклау буенча да эшләр бар.

– Күп тапкырлар караклык өчен хөкем ителүчеләр булдымы?

– Декабрь аенда гына бер хатын-кызның эше каралды. Ул Тукай, Биектау районнары, Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләре һәм районнарында кибетләрдән колбаса, төрле эчемлекләр урлап тотылган, шул шәһәр һәм районнарның судлары тарафыннан берничәшәр тапкыр хөкемгә тартылган, ахыр чиктә безнең Сарманга да килеп чыккан. Андыйлар бөтен республика буенча йөриләр, шуңа күрә аларны «гастролерлар» дип атыйбыз. Алимент түләмәү очрагы буенча 3 эш булды.

– Гражданлык эшләреннән ниндиләрен аерып әйтә аласыз?

– Мондый эшләр арасында иң гыйбрәтлесе, мөгаен, гражданин Г.нең икенче кешедән нигезсез акча таләп итүе турындагы эш булгандыр. Югарыда «четерекле» дип телгә алынган эшләрнең берсе ул. Газизов (фамилияләр үзгәртеп бирелә) гражданин Хәмидуллиннан җир участогы сатып алмакчы була һәм 500 мең сум предоплата биреп куярга риза була. Җир Хәмидуллинның әнисе исемендә булганлыктан, акчаны аңа күчерә. Газизов үзе чит илдә булганлыктан, документларны рәсмиләштерүдә катнаша алмый, аның үтенече буенча Хәмидуллин аннан 500 мең сум алуы турында расписка яза һәм Газизовның сеңлесенә тапшыра. Берничә көннән ул Хәмидуллинга шалтырата һәм арзанрак бәягә җир участогы табуын хәбәр итә, Хәмидуллинның әнисенә күчергән 500 мең сум акчаны кире кайтаруын сорый. Хәмидуллин аңа 90 мең сум күчерә. Газизов Чаллы судына гариза бирә, ләкин 90 меңне алуын яшерә. Чаллы суды аңа 500 меңне кайтару турында карар чыгара. Соңыннан Газизов, намуссызланып, 500 мең сумны кайтару турында Сарман судына гариза бирә. Ләкин җир хуҗасына күчергән һәм распискада сүз барган акчаның шул бер үк 500 мең сум булганлыгын исәпкә алып, суд аның үтенечен канәгатьтләндермәде, шулай ук – Газизовның чит акчадан файдаланган өчен дип сораган процентларны һәм дәүләт пошлинасын түләү турындагы үтенечен дә. Аның үтенечен шулай ук Югары Суд та, Самараның кассацион суды да канәгатьләндермәде.

– Автокредит алганда рәсмиләштерелгән өстәмә килешү буенча да судка күп мөрәҗәгать керә, дип беләбез.

– Кулланучыларның хокукларын яклау буенча эшләр күп каралды. Автокредитны хәзер шактый кеше ала. Ләкин аны алганда, абонент килешүе дә тагалар. Ә ул төп кредит составына кертелә һәм кредит алучы аның өчен дә процент түләргә тиеш була. Өстәвенә бу хакта төп килешүдә әйтелми. Әлбәттә, бу законсыз. Кулланучылар судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Суд карары нигезендә аларга килгән зыян тулысынча каплана. Әйтик, кулланучы 180 мең сумга абонент килешүе төзегән, ди. Без ул 180 мең сумны, аның өчен банкка түләгән процентларны кайтару, әхлакый зыянны эзләп алу турында карар чыгарабыз. Болар барлыгы, әйтик, 200 мең сум булды, ди. Сатучы оешмага кулланучы файдасына аның яртысы күләмендә штраф салу турында да карар чыгарабыз. Шулай итеп, кулланучыга барлыгы 300 мең сум акчасын кайтарып алырга ярдәм итәбез. Районда шулай ук туганнары, танышларыннан кредит алдырып, аны түләмәүчеләр дә бар.

– Саннардан күренгәнчә, соңгы вакытларда социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең артуы да билгеле.

– Узган ел ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итү буенча рекорд елы булды, дияргә дә мөмкин. Барлыгы 16 ата-ана бала тәрбияләү хокукларыннан мәхрүм ителде. Балаларын тәрбияләүгә салкын караучы, эшләмәүче, эчкечелек белән шөгыльләнүче әниләр күбәйде. Балаларга кул күтәрүче, аларның җенси кагылгысызлыгына кул сузучы үги әтиләр бар. Болар өчен дә әниләр гаепле, балаларын, димәк, карамыйлар, аларны яклый алмыйлар. Гражданлык эшләре арасында милек бүлү, документлардагы хаталарны төзәтү, пропискадан төшерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне эзләп алу, транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә килгән зыянны каплату кебек эшләр дә бар.

– Административ эшләргә дә тукталып үтик инде.

– Полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау буенча берничә эш каралды. Законсыз алкогольле эчемлекләр сату, самогон куу, авыр булмаган кыйнау, вак хулиганлык очраклары буенча да берничәшәр эш карарга туры килде.

– Халыкка нәрсә әйтер идегез?

– Халык хәзер саклыкны югалтып бара кебек. Интернет-кибетләргә товарга заказ биреп алданучылар да күп. Акчаны түлиләр, ә товар килми. Шуңа күрә иң элек акчаны кемгә күчерәчәгеңне ачыкларга кирәк. Ә иң яхшысы – акчаны товар алгач кына түләү турында килешү. Сак булыгыз, җинаятьчеләр тозагына капмагыз.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Добойка

2023 елда район судында 109 – җинаять, 515 – гражданлык, 84 административ эш каралган булган.

Председатель Сармановского районного суда 

Республики Татарстан 

Ринат Хәйбрахманов

опубликовано 03.02.2025 08:06 (МСК), изменено 03.02.2025 08:07 (МСК)
Перенаправление на сайт по картинкеКликните сюда, чтобы посетить сайт
             80 лет Победы
 

ГРАФИК РАБОТЫ СУДА

ПОНЕДЕЛЬНИК: 08.00–17.00

ВТОРНИК: 08.00–17.00

СРЕДА: 08.00–17.00

ЧЕТВЕРГ: 08.00–17.00

ПЯТНИЦА: 08.00–15.45

ОБЕД: 12.00–12.45

В предпраздничные дни режим работы сокращается на один час

Прием граждан ведется ежедневно в течение рабочего времени суда

           В контакте
 


Отсканируй QR-код для быстрого перехода к разделу настроек Госпочты